Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Экологик икеайлык: саннар һәм фактлар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча, 2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр республикада масштаблы санитар-экологик икеайлык уза.

 Экологический двухмесячник: цифры и факты

Икеайлыкның максаты:
Рөхсәтсез чүплекләрне юк итү, су саклау зоналарын чистарту, терлекчелек калдыкларын җыештыру һәм авыллар, шәһәрләр, юл буйларын тәртипкә китерү.
Контроль һәм заманча технологияләр:
Взгыятьне күзәтү өчен заманча инструментлар кулланыла: «Халык контроле» ГИС системасы һәм «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы. Халык һәм мәктәп укучылары чүплекләрне реаль вакыт режимында терки ала — булган хәбәрләргә бу тизрәк җавап бирергә ярдәм итә.
Лаеш районындагы нәтиҗәләр:
Лаеш районында бу акциягә һәркем кушылды: һәр предприятие, учреждение һәм оешмага үз зоналары беркетелде. 1 апрельдән 15 апрельгә кадәрге чорда шимбә өмәләрендә һәм планлы җыештыру эшләрендә 320дән артык кеше катнашты. Барлыгы 23 951 куб метр каты коммуналь калдыклар чыгарылды. Парклар, скверлар һәм оешма тирәләре чиста һәм күркәм күренеш алды.
Сезнең катнашуыгыз Лаешны тагын да матуррак һәм уңайлырак итәчәк. Чираттагы шимбә өмәләренә кушылыгыз!
Экологик икеайлык уздыру «Экологик иминлек» милли проекты максатларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев