Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Экология буенча форум

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы” үткәрелә.

Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Форум Идел буе федераль округында энергетика, энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау өлкәсендә иң эре халыкара вакыйга булып тора. Форум кысаларында киң эшлекле программа планлаштырылган: энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды, тармак өчен актуаль темалар буенча түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар, профильле конференцияләр, шулай ук Татарстан Республикасы энергетика тармагы предприятиеләре белгечләренең адреслы бизнес-очрашулары уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы форум Казань-экспо лаешта реклама