Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Этләр приютына ярдәм

Комлы Ковалдан «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Столбище авылында урнашкан этләр приюты өчен азык җыю буенча хәйрия акциясендә катнаштылар.

Комлы Ковал мәктәбе укучылары һәм «Золотой ключик» балалар бакчасының «Беренчеләр хәрәкәте» пилот төркеме тәрбияләнүчеләренең уртак тырышлыгы белән дүрт аяклы дусларын сөендерер өчен шактый күләмдә азык җыеп алынды. Кичә балалар әти-әниләре белән Казанның Столбище авылындагы йортсыз хайваннар приютында булдылар.

Приютта тәрбиячеләрнең, ата-аналарның һәм балаларның хайваннарга ярдәм итәргә омтылышын бик югары бәяләделәр. Аларга изге эшләр киләчәктә дә шул ук ихласлык һәм җылылык белән дәвам итсен дип теләделәр.

Фото: Казанның СТОЛБИЩЕ поселогындагы йортсыз хайваннар приюты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев