Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Гуманитар йөкнең чираттагы партиясен махсус операция зонасына җибәрделәр

Махсус операция зонасында хәрбиләргә гуманитар ярдәмне ТР экология министрлыгы хезмәткәрләре тапшырды.

Медикаментлар, бензопилалар, газ плитәләре белән йөк Луганск Халык Республикасының Сватово шәһәренә барып җитте.

«Без махсус операциядә катнашучылар белән элемтәдә торабыз. Хәзерге гуманитар ярдәм партиясе өчен сугышчыларга кирәкле барлык әйберләр сатып алынган. Теләк бер генә — исән-сау әйләнеп кайтсыннар », — ди ведомство хезмәткәрләре.

Бу безнең сугышчыларга экологлар җибәргән икенче йөк партиясе.

Татарстан сугышчылары ведомство хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр. «Безгә ярдәмегез һәм ышанычыгыз өчен бик зур рәхмәт! Монда, махсус операция зонасында, безнең өчен бу аеруча мөһим», — дип билгеләп үттеләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция гуманитар ярдәм