Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Капиталь ремонттан соң ФАП эшли башлады

Татар Янтыгы авылы фельдшер-акушерлык пунктында эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барылды.

Лаеш үзәк район хастаханәсенең Татар Янтыгы фельдшер-акушерлык пункты 300 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, процедура һәм күзәтү кабинетлары ремонтланган һәм санитария-гигиена таләпләренә һәм янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры китерелгән. Бинада җылылык системасы, электр үткәргечләр, яктырткычлар алыштырылган, янгын датчиклары, юыла торган материаллардан түшәм монтажланган, агач идәннәр заманча плитка белән капланган, стеналар керамик плитка белән түшәлгән, заманча сантехника урнаштырылган.
2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада беренчел звенодагы 150дән артык медицина учреждениесе ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Капиталь ремонттан соң ФАП эшли башлады