Казанның Идел буе базарында Лаеш районы продукциясенә ихтыяҗ булган
Һәр шимбәдә башкала халкы базарга Лаеш районыннан яшелчәләр, сөт, йомырка, балык, бал, икмәк-күмәч әйберләре алырга килә.
Менә бүген дә бәрәңге һәм чөгендерне килограммы 25 сумнан, суганны 35 сумнан һәм кабакны 20 сумнан бик теләп сатып алдылар. Сатуда кәбестә, умарталыктан яңа пешкән бал, сөт, коры җиләк-җимеш бар иде. Ә Кама балыгын алырга теләүчеләр, һәрвакыттагыча, җитәрлек иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев