Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Комлы Ковалдан Эвелинаның хыялы «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында тормышка ашты

Комлы Ковал авылында яшәүче 16 яшьлек Эвелинаның хыялы тормышка ашты. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов аңа Татарстан премьер-министры Алексей Песошин исеменнән электрон китап тапшырды.

Эвелина — төрле кызыксынулары булган иҗади шәхес. Ул укырга, рәсем ясарга, музыка тыңларга ярата һәм график дизайн белән мавыга. Күптән түгел кыз «Язгы тамчы» конкурсында беренче урынны яулады.
Оештыручылар ышаналар, яңа бүләк Эвелинага укуда, иҗатта ярдәм итәчәк һәм яңа офыклар ачачак. Талантлы кызның, һичшиксез, киләчәге зур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев