Күңелле стартлар һәм концерт: Ташкирмән мәктәбендә 8 март көнен ничек билгеләп үттеләр
8 Март алдыннан атна Ташкирмән мәктәбендә күңелле стартлар һәм концерт белән узды.
Башлангыч сыйныф кызлары башта спорт залында, аннары 5-9 сыйныфлар җыелма командасында көч сынаштылар.
Әниләр, әбиләр, укытучылар һәм укучылар өчен «Сөйкемлеләр, сөеклеләр» дип аталган концерты оештырылды. Программада — җырлар, шигырьләр, биюләр һәм юмор булды. Зал җылы һәм шатлык белән тулы иде.
Бәйрәм укучыларның сәләтләрен ассызыклады һәм язгы хисләр бүләк итте.
Мәгълүматны Светлана Сержанова бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев