Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш 8 Март хөрмәтенә автоледиларны лалә чәчәкләре белән каршы ала

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Лаешта «Автоледига чәчәкләр» акциясе үткәрелде.

Документларны тикшерү урынына ЮХИДИ инспекторлары, ДОСААФ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре машиналарны туктаттылар... руль артындагы хатын-кызларга штраф квитанцияләре түгел, ә нәфис лаләләр һәм «Авариясез юллар һәм якты кәеф!» теләкләре язылган открыткалар тапшырдылар.

Чәчәкләр алучылар арасында-яшь әниләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре, пенсионерлар булды.
Эшкә барган бер хатынның күңеле нечкәреп китте: «Сменага вакытында килгәнем өчен әле беркем дә чәчәк бүләк иткәне юк... бу мине күрәләр дигән сүз», диде.

«Автоледига чәчәкләр» акциясе Лаеш шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән түбәндәге символ буларак узды: иминлек хөрмәттән башлана.

Һәр чәчәк — руль артында ышаныч, гаилә турында кайгыртучанлык, һәр көн көчле, җаваплы, тыныч булу өчен рәхмәт бүләге кебек.


Автоледилар аларны чәчәкләр белән каршы алуга лаеклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев