Лаеш интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр хәйрия концерты белән чыгыш ясадылар
Державино мәдәният йортындагы концерттан җыелган барлык акчалар МХО катнашучыларына ярдәмгә китәчәк.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан интернат- мәктәптә тәрбияләнүчеләр өстәмә белем бирү педагоглары Галина Григорьева һәм Татьяна Ватомова җитәкчелегендә хәйрия концерты белән чыгыш ясадылар.

Бу махсус чара илебезне яклаучыларга ярдәм итү өчен изге ниятләр, бердәмлек һәм теләктәшлек белән тулы иде. Хәйрия акциясен хуплаучыларның барысы да зур өлеш керттеләр һәм МХО катнашучылары ихтыяҗлары өчен кирәкле акча җыярга ярдәм иттеләр.
Лаеш районында яшәүчеләр, ярдәм күрсәтеп һәм юмарт иганәләр биреп, армиябезгә чын теләктәшлек һәм кайгыртучанлык рухы күрсәттеләр.

Фото: Лаеш интернат-мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев