Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов район халкын Җиңү көне белән котлый
Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле кунаклар!

Бүген, бу бөек, тантаналы көндә, без бөтен районыбыз белән җиңүчеләребез буынын искә алу өчен җыелдык. Безне 1945 елның маеннан 80 ел вакыт аерып тора, әмма халкыбызның батырлыгы еллар узса да сүнми. Без Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларны истә тотабыз, алар белән горурланабыз.
Ул кырыс елларда безнең 15 442 якташыбыз фронтка киткән. Аларның 11 355 е сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган, ләкин аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге безнең өчен мәңгегә чын каһарманлык үрнәге булып калачак.
Тылда Җиңү өчен барысын да эшләгән хатын-кызларга, балаларга, картларга аерым рәхмәт. Сезнең хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм ныклыгыгыз аркасында фронт азык-төлек, корал, кием-салым алды. Бүген безнең арада — сугышта катнашучыларның 26 тол хатыны һәм 73 тыл хезмәтчәне, шулай ук Ленинград блокадасында булган Валентина Александровна Дуреева һәм Лидия Алексеевна Корнеева, концлагерь тоткыннары Валентина Леонтьевна Йосыпова һәм Лидия Александровна Минеева. Сезнең рухыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз безне бүген дә рухландыра.
Кадерле якташлар! Безнең ата-бабаларыбыз фашизмны тар-мар иттеләр. Бүген аларның уллары, оныклары Һәм оныкчыклары илебезне дошманнан саклый. Безнең арада махсус хәрби операция ветераннары, шулай ук хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган МХО катнашучылары бар. Районыбызның һәр гаиләсендә диярлек хәрби хәрәкәтләр зонасында үз бурычларын үтәүче туганнары һәм якыннары бар. Без сезнең ныклыгыгызны, антыгызга тугрылыгыгызны, Ватанга булган мәхәббәтегезне күрәбез.
2025 ел Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде — һәм бу очраклы түгел. Бүген, 80 ел элек кебек үк, илебез янауларга каршы тора, ә безнең сугышчылар Җиңү байрагын лаеклы йөртә. Чын күңелдән сугышчыларыбызга операцияне тизрәк тәмамлауларын, исән-сау кайтуларын, ә аларның гаиләләренә сабырлык һәм көч телибез. Без ышанабыз: гаделлек өстен чыгар, ә җирдә тынычлык булыр!
Хәрбиләрнең гаиләләренә, волонтерларга, сугышчыларыбызга ярдәм итүчеләрнең барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәмегез — маскировка челтәрләре булсынмы, җылы әйберләр яки хатлар булсынмы-аларга көч һәм ышаныч бирә.
Кадерле дуслар! Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим. Бөек Җиңү турындагы истәлек балаларыбыз һәм оныкларыбыз йөрәгендә яшәсен, ә ата-бабаларыбызның батырлыгы безнең өчен һәрвакыт әхлакый ориентир булып калсын.
Бәйрәм белән! Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән! Каһарманнарга мәңгелек хәтер! Ватанны саклаучыларга дан!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев