Лаеш районы башлыгы И.Ф. Зариповның Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан мөрәҗәгате
Кадерле Лаеш районы халкы һәм кунаклары! Лаеш җире традицияләрне кадерләгән һәркемне кабат каршы ала. Никольский авылында 34 нче Бөтенроссия рус фольклоры «Каравон» фестивале узачак.

Россия халыклары бердәмлеге елында бу бәйрәм аерым бер мәгънәгә ия — ул безнең уртак тарихыбызның, рухи байлыгыбызның һәм төрле милләт кешеләрен берләштерүче күпгасырлык дуслыгыбызның җанлы гәүдәләнеше булып тора.
Йөзләгән еллар элек Никольский авылында язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә торган халык бәйрәмнәрен озата баручы үзенчәлекле түгәрәк бию — каравон барлыкка килгән. Бөтен авыл белән җыелып җырлаганнар, әйлән-бәйлән уйнаганнар, беренче уңыш шатлыгы белән уртаклашканнар. Һәм бүген дә, гасырлар узгач та, Каравонның «үрдәк адымы» аның йөрәге, рус күңеленең бердәмлеге һәм юмартлыгы символы булып кала.
Быел бәйрәм мәйданчыкларында 3000 нән артык иҗат коллективы катнашучысы чыгыш ясаячак, ә Россиянең төрле почмакларыннан килгән халык кәсепләре осталары үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Биредә, җырлар һәм һөнәрчелек арасында, без мәдәниятнең буыннарны бәйләүче күпергә әйләнүен тоябыз.
Кадерле дуслар! Бу бәйрәм сезнең өчен традицияләр белән очрашу һәм берләшү мизгеле булсын. Әйлән-бәйләндә теләкләр теләгез, рус мичендә пешкән бәлешләрдән авыз итегез, тукырга яисә тимерчелеккә өйрәнегез — һәм сез тарихның үз кулларыгызда җанлануын тоярсыз.
Бәйрәм белән! Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә җылылыгы телим. Каравон алга таба да бөек илебез халыклары дуслыгының символы булып калсын, ә аның традицияләре мәңге саклансын.
Лаеш районы башлыгы И.Ф. Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев