Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов коллектив ифтар үткәрде

2023 елның 28 мартында Усады авылының “Ихлас” мәчетендә коллектив ифтар узды, аның хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.

Авторның превьюсы.

Сәламләү чыгышында район Башлыгы Илдус Зарипов Рамазан аеның изге эшләр һәм рухи чистарыну ае булуын ассызыклады.

Бу айда бергә кичке ашлар (авыз ачулар) – ерак гасырлардан килгән яхшы гадәтләрнең берсе.

Җыелганнарны Камил хәзрәт Сәмигуллин да котлады. Ул коллектив авыз ачуларның әһәмияте турында сөйләде.

- Мондый очрашулар кешеләрне берләштерә. Ураза тотучыны ашату - бу изге эш, - дип билгеләп үтте Татарстан Мөфтие.

 

Лаеш районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Абулханов җыелучыларга рәхмәт белдерде, бу айда без мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр башкарырга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышабыз, дип искәртте.

Район матбугат хезмәте фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Район башлыгы Ифтар-2023