Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районы Матюшино халкын аю куркыткан

Матюшино тирәсендә инде берничә тапкыр аюны күргәннәр.

Аюны күргән кешеләр әйтүенчә, ул әлегә кешеләргә карата агрессия күрсәтмәгән. Ләкин барыбер сак булырга кирәк: бу барыбер кыргый хайван, көчле һәм тиз.

Татарстанда көрән аю аулау тыелган. Шул ук вакытта Татарстан урманнарында алар өчен шартлар бик уңай. Бу җанвар кеше күзенә эләкмәскә тырыша. Беренче булып ул куркыныч сизсә генә һөҗүм итә.

— Аю янәшәдә булса, кычкырып сөйләшергә кирәк. Кеше тавышы аларны куркыта. Әгәр дәшмәсәң һәм качсаң, бу һөҗүм өчен сигнал булырга мөмкин, дип cөйли Казан зооботаника бакчасы директорының зооветеринария бүлеге буенча урынбасары Александр Малев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Сак булыгыз Аю