Лаеш районы Олы Кабан җирлегендә авылны төзекләндерү эшләре бара
яңалыклар

Лаеш районы Олы Кабан җирлегендә авылны төзекләндерү эшләре бара

Бу җәйдә Олы Кабанда төзекләндерү эшләре бара: юллар ремонтлана, автостоянкалар төзелә һ. б.

Без гражданнарның үзара салым программасы буенча биредә Полевая урамының бер өлешендә һәм Заовражная урамының бер өлешендә юлны вак таш белән каплау үткәрелгәнен яздык инде. Высотная һәм Ягодная урамнарында яшәүчеләр белән берлектә су чыгару эшләре дәвам итә.


Бүген бу авыл җирлеге буенча яңалыкларны тулыландырабыз.

Бу көннәрдә Олы Кабан һәм ТатНИИСХ кыры арасында траншея оештыру буенча эшләр алып барыла. Бу суны агызу һәм авыл буенча транзит автотранспорт хәрәкәтен чикләү өчен эшләнә.Олы Кабан

Моннан тыш, узган атнада Победа урамындагы юл кырыен ныгыттылар.Олы Кабан

Ә мәктәп янында автотранспорт өчен парковка урыннары оештырылды.олы кабан

Җирлек тормышында катнашучы кешеләр туган авылларына булган мәхәббәтләрен сүздә түгел, ә эштә исбатлыйлар.

Чыганак.


Лаеш районы олы кабан

Нет комментариев