Лаеш районы укучылары Сергей Еенинның иҗат юлы буйлап сәяхәт кылдылар
Пәрәү мәктәбендә күренекле рус шагыйре Сергей Александрович Есенинның тууына 130 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.
«Есенинны укыганда» чарасында катнашучылар шагыйрь иҗатының шигъри лабиринты буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Чара аның биографиясе белән танышудан башланды. Авыл җирлеге китапханәчесе Роза Фатыйх кызы шагыйрьнең замандашлары истәлекләре белән таныштырды.
Мәктәп укучылары Хәдичә Исраилова, Мәдинә Гаязова һәм Наргизә Вәлиуллина Есенинның шигырьләрен тәэсирле итеп укыдылар.
Катнашучылар игътибарына «Россиянең шигъри йөрәге — Сергей Есенин» китап күргәзмәсе күрсәтелде, анда шагыйрьнең шигырьләр җыентыклары һәм аның турында китаплар тәкъдим ителде.
Фото: Пәрәү мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев