Лаеш районы укытучысы “Ел укытучысы-2023” Бөтенроссия конкурсының финалына чыкты
Башлангыч сыйныф укытучысы “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә призер булды.
Төбәк этапта Лаеш районы исеменнән А. П. Малышева исемендәге Столбище мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Олеся Шакирова һәм 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы мәктәбенең математика укытучысы Оксана Горшкова чыгыш ясады.
Чара "Адымнар - белем һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында узды. Өч тур барышында да конкурсантлар ачык дәресләр бирде һәм тәрбия вакыйгаларын күрсәтәләр. Икенче турда конкурсантлар осталык сәгатьләре бирде һәм "Ел укытучысына сорау" матбугат конференциясендә катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Олеся Мөхетдин кызы Шакирова республиканың иң яхшы унбиш укытучысы арасына керде һәм "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә призер булды.
Фотоны район мәгариф идарәсе тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев