Лаеш районында «Безнең ишегалды » программасы активистларын бүләкләделәр
Столбище җирлегеннән Валентина Ермакова һәм Антонина Нуриева Татарстанны төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен Рөстәм Миңнехановтан рәхмәт хатлары алдылар.
Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, алты ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы буенча 54 ишегалды территориясе ремонтланган. Ишегаллары, мәсәлән, «Күрше фест» конкурсында җиңгән «Көньяк парк» торак комплексы кебек чаралар уздыру урыны булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев