Лаеш районында янгыннан зыян күргән күп балалы гаиләгә яңа йорт ачкычлары тапшырдылар
Лаеш районының Усад авылында күп балалы гаиләгә яңа иркен йорт ачкычларын тапшыру тантанасы булды.

Яңа йортның торак мәйданы 100 квадрат метрдан артып китә. Төзелеш 2 мартта булган фаҗигале янгыннан соң 2,5 ай эчендә тәмамланган.
Бу — Лаеш районының «Туган як-Родной край» якташлар җәмгыяте инициативасы һәм тырышлыгы белән авыр тормыш хәлендә калган район халкына ярдәм күрсәтү өчен төзелгән өченче йорт. Моңа кадәр мондый йортлар Каипта һәм Лаешта төзелгән иде.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, яңа йорт район, шулай ук тулаем республика халкының бердәмлеге булып тора. Ул бәлагә юлыккан гаиләләргә ярдәм күрсәтергә әзер булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская бу гаиләнең тарихы кешелеклелекнең һәм үзара ярдәмләшүнең ачык мисалы, дип өстәде. Аның сүзләренә караганда, битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән балалар яңа тормышны ышанычлы түбә астында башлау мөмкинлегенә ия булдылар.
Якташлык җәмгыяте рәисе Азат Гайнетдинов төзелешнең рекордлы кыска вакытта булуын билгеләп үтте: 21 мартта нигез салудан алып 1 июньдә ачкычлар тапшыруга кадәр. Ул шундый авыр вакытта гаиләсенә ярдәм итү мөмкинлегенә шатлыгын белдерде.
Исегезгә төшерәбез, янгын 2024 елның 2 мартында Усад авылында күп балалы гаилә йортында булды. Җылыту торбаларының артык кызуы аркасында чыккан янгын нәтиҗәсендә әбиләре һәлак була. Гаиләнең калган әгъзалары, олы кызларының бик тиз эш итү нәтиҗәсендә янган бинадан чыгып өлгергән.
9 марттан янган йортны сүтү эшләре башлана. «Barin House» төзелеш компаниясе белән хезмәттәшлектә яңа торак төзелеше 21 мартта башланып рекордлы срокларда тәмамланган.
Лаеш районы матбугат хезмәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев