Лаеш районында каникул чорында балаларга контрольне көчәйтәчәкләр
«Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гражданнарның якланмаган төркемнәрен социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Консультацияне «Алтын көз» халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, республика матди ярдәм үзәгенең һәм Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгенең Лаеш районы буенча 25 нче бүлеге белгечләре үткәрде. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү һәм социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде. Очрашуда шулай ук МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турында да фикер алыштылар.
Соңыннан социаль эш буенча белгеч дәрестән тыш һәм каникул вакытында балаларны контрольдә тотуны көчәйтү турында киңәшләр бирде.
Фото: "Алтын көз"үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев