Лаеш районында урып-җыю кампаниясе башланды
Лаеш районы 200 гектардан беренче уңыш җыеп алды.

Лаеш районының берничә хуҗалыгы эшкә кереште инде. Алар арасында Сәетов крестьян-фермер хуҗалыгы гектардан 50 центнер бодай җыеп алу күрсәткечләре белән алда бара.
Урып-җыю — игенчеләр тормышында мөһим чор. Район башлыгы Илдус Зарипов: «Уңышны җыеп алу гына түгел, бөтен технологияләрне үтәп, югалтуларсыз эшләү дә мөһим», — дип ассызыклады.
«Хәерле сәгатьтә!», — дибез без механизаторларыбызга һәм комбайнчыларыбызга, урып-җыю кампаниясенең бу кызу чорында эшләүчеләргә.
Район матбугат хезмәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев