Лаеш районының баш ветеринария табибы эшмәкәрләр һәм мөселман оешмалары вәкилләре белән очрашулар үткәрә
Бу очрашуларның максаты — район территориясендә йогышлы авырулар кертүгә, барлыкка килүгә һәм таралуга юл куймау.
Россиядә кеше һәм хайваннар өчен уртак булган аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча Россия төбәкләрендә киеренке хәл барлыкка килде. Моннан тыш, Корбан бәйрәме якынлаша.
«Лаеш район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ баш ветеринария табибы Олег Портнов Корбан гаете көннәрендә дини корбан китерү йолаларын оештырачак эшмәкәрләр, мөселман оешмалары вәкилләре белән очрашулар үткәрүне дәвам итә.
Дини бәйрәмне ветеринария—санитария таләпләре буенча үткәрү тәртибе турында фикер алышу бара. Мәчет территориясендә тере терлек, ит белән сәүдә итүне һәм корбан китерүнең дини йолаларын Ф№ 1, Ф№ 2, Ф№ 4 ветеринария документларысыз үткәрүне тыярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев