Лаеш шәһәренең Лебедевой урамында ишегалды төзекләндерелә башлады
Өч парковка, ике балалар мәйданчыгы төзү һәм асфальт салу планлаштырыла.
Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Лаеш шәһәрендә, Лебедевой урамы 34, 36а, 36, 38а йортларында ишегалды территориясен төзекләндерәчәкләр.
Схема буенча, автомобильләр өчен тагын 14 парковка урыны өстәлә. Бүгенге көндә: иске поребрикларны, асфальтны сүтеп, чокыр казыйлар.
Төзелеш быел җәй ахырына тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев