Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш техникумы студенты Профессиональ осталык чемпионатында көмеш медаль яулады

Лаеш техникумы студенты Рузаль Миңнемуллин «Профессионаллар» профессиональ осталык чемпионатының йомгаклау (регионара) этабында призлы урын алучыларның берсе булды.

 

  Чемпионат илнең 32 төбәгендә, 15 корпорация базасында уза. Катнашучылар 390дан артык компетенциядә — ресторан сервисы һәм электромонтаж эшләреннән алып, фельдшерлык эше һәм чәчтараш сәнгатенә кадәр үз осталыкларын күрсәтәләр. Бу мөһим чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 347 катнашучы һәм 347 эксперт бар. Алар төрле юнәлешләр, шул исәптән медицина һәм социаль ярдәм, пациентның санлы дублёры һәм ЧПУ станокларында токарь эшләре буенча чыгыш ясыйлар.
Республика вәкилләренең инде зур уңышлары бар. Җиңүчеләр арасында — Лаеш техник-икътисад техникумы (ЛТИТ) студенты Рузаль Миңнемуллин да бар. Ул «БПЛА (ракета-дроннар) ремонтлау» компетенциясендә көмеш медальгә лаек булды.
Без Рузальне һәм аның остазларын бу искиткеч казаныш белән котлыйбыз! Бу — Лаеш техникумы студентларын әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын раслаучы яхшы нәтиҗә. Рузальгә алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев