Лаешның 2 нче урта мәктәбе «Бердәм сыйныф серләре» конкурсы финалына чыкты
Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаеш урта мәктәбенең 8 «А» сыйныф коллективы Казанда «Бердәм сыйныф серләре» конкурсының зона этабында чыгыш ясады.
Кичә, 2025 елның 28 мартында, «Бердәм сыйныф серләре» республика конкурсының ярымфиналында Лаешның 2нче урта мәктәбенең 8нче «А» сыйныфы командасы югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм Лаеш районын лаеклы тәкъдим итеп, мактаулы икенче урынны алды.
Сигезенче сыйныф укучылары инициатив ата-аналар комитеты белән берлектә, мәгариф идарәсе һәм ЦВР хезмәткәрләре ярдәмендә жюри хөкеменә төрле пландагы өч номерны тәкъдим иттеләр.
«Безнең күңелле тату сыйныф» визиткасы коллективның бердәмлеген һәм иҗади потенциалын ачты.
Ватанны саклаучылар елына багышланган «Батырлык. Кыюлык. Хәтер» проекты аеруча игътибарны җәлеп итте. Оригиналь якын килүе һәм ихлас патриотик өндәмәсе белән аерылып торган бу эш тамашачыларда һәм жюрида җанлы кайтаваз уятты.
Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 17 команда белән ярышып, Лаеш командасы максатчанлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Икенче урынны алып, укучылар һәм аларның ата-аналары Лаешның 2 нче урта мәктәбендә югары әзерлек дәрәҗәсен, шулай ук рухи-әхлакый тәрбия бирүнең мөһимлеген расладылар.
Мәктәп директоры Зөлфия Газизуллина: «Бердәм сыйныф серләре» конкурсында катнашу — балаларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, бәлки гражданлык позициясен һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык хисе формалаштыруда да мөһим этап. Без Ватаныбыз тарихын һәм кыйммәтләрен тирәнтен аңлауларын күрсәткән укучыларыбыз белән горурланабыз. Бу проектта безнең мәктәп исемен йөртүче Борис Кириллович Кузнецовның хатыны Әлфия Солтан кызы катнашуы да символик мәгънәгә ия"
Конкурсның киләсе этабы 5 апрельдә Мөслимдә узачак. Ата-аналар һәм 8 «А» сыйныф укучылары командасына яңа уңышлар һәм үз көчләренә ышаныч телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев