Лаешта Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак
26 июньдә Лаеш шәһәренең «Белогорье» яшьләр үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе булачак. Бирегә килүчеләр кадрлар хезмәте вәкилләре белән турыдан-туры аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм эшкә урнашу шартларын шунда ук белә алачаклар.
Чара киң катлам эш эзләүчеләргә — яшь белгечләрдән алып тәҗрибәле эшчеләргә кадәр исәпләнгән.
Ярминкәдә Лаеш районының биш эре предприятиесе катнашачак: «Казан халыкара аэропорты» АҖ, «Тимерпласт» ҖЧҖ, «Казан май комбинаты» АҖ, шулай ук «Яратель» һәм «Державинская» кошчылык фабрикалары. Гомумән алганда, эш бирүчеләр 100дән артык вакансия тәкъдим итәчәк, алар арасында вахта ысулы белән эшләү вариантлары да бар.
Ярминкә «Кадрлар» милли проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге проект белем бирү учреждениеләре, компанияләр һәм дәүләтнең координацияләнгән эше ярдәмендә эш бирүчеләрнең ихтыяҗларына туры китереп белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән. Проект мәшгульлек хезмәте учреждениеләре челтәрен модернизацияләүне, «Россиядә эш» яңа кадрлар үзәкләрен ачуны күздә тота. Бу үзәкләрдә предприятиеләр максатлы ярдәм ала алачак, ә эш эзләүчеләргә тиешле эш сайларга гына түгел, бәлки карьера юлын формалаштырырга, һөнәри белемнәрне яңартырга яки таләп ителгән яңа белгечлек алырга да ярдәм итәчәкләр.
Барлык теләүчеләр дә түбәндәге адрес буенча чакырыла: Лаеш районы, Лаеш шәһәре, Пролетарская урамы, 46 нчы йорт. Башлана 10:00 сәгатьтә, керү бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев