Лаешта язгы чистарту: туган шәһәр иминлеге өчен берләштек
Лаешта быелгы язның беренче шимбә өмәсе узды. Район халкы, оешма вәкилләре һәм уку йортлары коллективлары бердәм булып шәһәрне чистартуга чыктылар.
Көннәр җылыту белән кар эри башлады һәм кыш буе җыелган чүп-чар күренде. Бу көнне күп кенә шәһәрлеләр читтә калмаска һәм районыбызны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә карар иттеләр.
Өмәдә катнашкан һәркемгә тырышлыклары һәм табигатьне кайгыртулары өчен зур рәхмәт! Уртак хезмәт ярдәмендә районыбыз тагын да чистарак һәм күңеллерәк булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев