Лаешта «Кама диңгезе» пляжын торгызу эшләре башланды.
Федераль яр сызыгының язгы штормнан зыян күргән өлешендә эшләр старт алды. Район администрациясеннән хәбәр итүләренчә, объектка төзелеш техникасы килгән инде.
Хәзерге вакытта подрядчы оешма ярның җимерелгән өлешен ныгыту өчен ком ташуга һәм пляжны ясауга кереште. Алдан ясалган бәяләмәләр буенча, барлык эшләрне 10 көн эчендә тәмамлау планлаштырыла.
Махсус техниканың актив кулланылуы һәм шәһәр халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү кирәклеге сәбәпле, берничә вакытлыча чикләү кертелде. Набережная урамының Лебедева урамыннан Чернышевский урамына кадәрге участогында хәрәкәт һәм машина кую тулысынча ябылды. Якын арада яр буе зонасы да әйләндереп алыначак.
«Шәһәр халкы һәм кунакларыннан вакытлыча уңайсызлыкларга аңлау белән карауларын, күрсәтелгән зонада автомобильләрне калдырмауларын һәм коймаланган территориягә үтәргә тырышмауларын сорыйбыз. Бу бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен кирәк», — диелә рәсми хәбәрдә.
Барлык торгызу эшләре тәмамланганчы пляжга керү ябык булачак. Аны кабат ачу датасы турында рәсми чыганакларда өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев