Лаешта район башлыгы МХОда һәлак булган геройларның гаиләләренә бүләкләр тапшырды
Лаеш муниципаль районы Советы залында хәрби хезмәткәрләрнең туганнары һәлак булганнан соң бирелә торган хәрби бүләкләрне кабул итеп алу өчен җыелдылар. Махсус хәрби операция геройларының каһарманлыгы Батырлык орденнары һәм Суворов медале белән билгеләп үтелде.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләрен шәхсән үзе тапшырды.
«Шундый уллар үстергән ата-аналарга түбәнчелек белән баш иям», — дип мөрәҗәгать итте ул җыелганнарга, Батырлык орденнарын әниләренә һәм хәләл җефетләренә тапшырганда.
Һәлак булганнан соң бүләкләнделәр:
Старший сержант Хөснетдинов Камил Рәфыйк улы — Батырлык ордены (әнисе Хөснетдинова Наилә Әдип кызына тапшырылды).
Рядовой Ефимов Олег Александрович — Батырлык ордены (хатыны Ефимова Александра Сергеевнага тапшырылды).
Рядовой Мөхәммәтҗанов Валерий Габдулла улы — Батырлык ордены (хатыны Мөхәммәтҗанова Нина Михайловнага тапшырылды).
Рядовой Воронин Михаил Николаевич — Суворов медале (әнисе Воронина Фирдәүс Муллаян кызына тапшырылды).
«Эшлекле дүшәмбе» форматында узган чара яклаучыларның батырлыгына хөрмәт һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү билгесе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев