Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Л.Н. Толстой исемендәге гимназия командасы «Әти-әниләр куркынычсызлык өчен» конкурсында җиңү яулады

Татарстанда «Әти-әниләр куркынычсызлык өчен» беренче республика конкурсы төгәлләнде. Аның төп максаты — җәмгыятьнең игътибарын балаларның юл-транспорт имгәнүләре проблемасына җәлеп итү. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Никольский авылыннан Л.Н. Толстой исемендәге гимназиянең 4 «А» сыйныфы отряды беренче урынны алды.

   Конкурс катнашучылары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендәге үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Иң кечкенә мәктәп укучылары өчен тематик уеннар әзерләнгән иде, ә 3-4 сыйныф укучылары Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән тулы масштаблы уен мәйданчыклары ясадылар.
Бүләк сыйфатында яшь геройлар һәм аларның әти-әниләре җиңүче дипломы, 200 000 сумлык бүләк сертификаты, шулай ук Кара диңгез буендагы балалар савыктыру лагерена юллама алдылар.
Оештыручылар бу нәтиҗәгә ирешүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерделәр, алга таба да уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс дәрман теләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев