Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

ЛТИТта беренче курс студентларының әти-әниләре белән очрашу

Уку йортында беренче курс студентларының ата-аналары белән очрашу узды, анда уку процессын җайлаштыру һәм оештыру турында фикер алыштылар.

Директор Мария Кузнецова студентларның адаптациясе турында сөйләде, уку эшләре буенча директор урынбасары Елена Дремичева — уку процессын оештыру, дәресләргә йөрүне һәм өлгерешне исәпкә алу турында, ә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Ермолаева электрон тәмәке, энергетика һәм тәмәке тартуны тыюны да кертеп, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең өлкән инспекторы Гүзәл Маннапова дропперлык, мошенниклар һәм җаваплылык турында лекция үткәрде. Тулай торак тәрбиячесе Бүләк Бикбова тулай торакта яшәү турында мәгълүмат белән уртаклашты. Очрашу уңышлы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЛТИТта беренче курс студентларының әти-әниләре белән очрашу