«Мәктәп бизнес-старты» проектында 45 меңнән артык бала һәм үсмер катнаша
яңалыклар

«Мәктәп бизнес-старты» проектында 45 меңнән артык бала һәм үсмер катнаша

Татарстанның «Мәктәп бизнес-старты» проекты финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы региональ практикалар исемлегенә керде.

Әлеге проект 6–8 сыйныф укучыларына үзләрен эшкуарлыкта сынап карарга ярдәм итә. Балалар үз продуктларын уйлап табалар, командада эшлиләр һәм үз проектларын яклыйлар. 2022 елдан башлап проектта 45 300 мәктәп укучысы катнашты, аларның 21 меңнән артыгы — кече шәһәрләрдән һәм авыллардан.

Проект Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге белән хезмәттәшлек итә. Укучылар җанлы очрашуларда, лекцияләрдә һәм онлайн-курсларда эшкуарлык, финанс грамоталылыгы һәм киберкуркынычсызлык күнекмәләрен үстерәләр. 11 меңнән артык катнашучы үз осталыкларын арттырды, дөрес финанс гадәтләре формалаштырды һәм экспертлар тәҗрибәсен үзләштерде.

Татарстан тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә танылды. Җиңүчеләр өчен махсус бүләк каралган: яшь эшкуарларның иң яхшы өч командасы Мәскәүгә сәяхәт юлламасы ала һәм анда алдынгы практикалар белән таныша. «Мәктәп бизнес-старты» — зур эшкә беренче адымнар. Яңа уку елында әлеге проектка кушылырга теләгән мәктәпләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итә ала.

Фотосурәтләр: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте


«Мәктәп бизнес-старты» проектында 45 меңнән артык бала һәм үсмер катнаша

Нет комментариев