«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» — хәйрия акциясе көчәя бара
1 сентябрь алдыннан Лаеш районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уза.
Кичә Нармонка авылы мәдәният йортында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән букчалар тапшырдылар. Ярдәмне Нармонка, Атабай, Никольск, Рождествено, Ташкирмән, Хәерби мәктәпләреннән килгән балалар алды. Алар арасында Хәерби мәктәбендә белем алучы Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы балалары да бар.

1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәрге МХОда катнашучыларның балалары һәркайсы 10 мең сум күләмендә акчалата түләү алачак.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев