Миңнеханов махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә түләүләр турындагы указның гамәлен киңәйтте
Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы указ үзгәртелде. Тиешле документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Документның элекке редакциясе 2022 елның 24 февраленнән ДНР, ЛНР территориясендә махсус хәрби операция зонасында катнашкан хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне күздә тоткан.
Үзгәрешләр кертелгәннән соң бу ярдәм чарасына 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре хокуклы:
-үз теләкләре белән китүче һәлак булганнарның гаилә әгъзалары;
-хәрби хезмәткәрләр (шул исәптән ФСБ органнары), алар махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә яки РФ дәүләт чиген саклау буенча бурычны турыдан-туры үтәү нәтиҗәсендә һәлак булсалар;
- РФ Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм махсус операциядә һәлак булган РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре.
Указ имзаланган көннән, ягъни 3 апрельдән үз көченә керде.
Белешмә өчен
- махсус операциядә һәлак булган катнашучыларның гаиләләре өчен 2 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.
- узган елның июнендә Миннеханов әлеге ярдәм чарасын махсус операциядә катнашучы үз теләкләре белән китүчеләргә карата указга кул куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев