Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

Мишустин:Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 «Восток» трассасы Төмәнгә кадәр һәм аннан соңга кадәр дә озайтылачак

Мишустин ассызыклаганча, элегрәк РФ Президенты Владимир Путин куйган барлык бурычлар үтәлә.

Фото: ≤ «Татар-информ»

Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 «Восток» трассасы бик кыска вакыт эчендә төзелде. Алга таба тизйөрешле юлны Екатеринбургка, Төмәнгә һәм аннан соңга таба озайтачаклар. Бу хакта РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда белдерде.
«Кешеләр Мәскәүдән Казанга барып җитү өчен кыска вакыт эчендә төзелгән М-12 „Восток“ федераль трассасыннан файдаланалар. Аны Екатеринбургка кадәр озайтабыз, аннары — Төмәнгә кадәр. Алга таба да булыр дип өметләнәм», — диде ул.
Мишустин ассызыклаганча, элегрәк РФ Президенты Владимир Путин куйган барлык бурычлар үтәлә. 2024 ел ахырына төбәкләрдәге юлларның 50% тан артыгы заманча таләпләргә туры килә, өстәвенә эре шәһәрләрдә бу туры килү күрсәткече 85% тан артып китә.
«Без ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйбыз. Узган ел эчендә генә дә бөтен ил буйлап 25 мең км чамасы юл чишелешләреннән алып микрорайоннарда, ишегалларында йөрү юлларына кадәр төзелгән һәм ремонтланган», — дип өстәде РФ Хөкүмәте башлыгы.
Гомумән алганда, аның сүзләренчә, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты һәм аерым программалар кысаларында 1 млрд кв.м. юл өслеге салынган. Мондый нәтиҗә, дип билгеләп үтте Мишустин, россиялеләргә уңайлы гына түгел, куркынычсыз һәм ил буйлап тиз хәрәкәт итәргә дә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мишустин:Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 «Восток» трассасы Төмәнгә кадәр һәм аннан соңга кадәр дә озайтылачак