Никольский мәдәният йортында Яңа ел спектакле: Снежный городокка сәяхәт
Никольский мәдәният йортында онытылмаслык «Снежный городок сере» спектакле булды.
Чара тамашачыларга тылсым һәм маҗаралар белән тулы сихри дөньяга чуму мөмкинлеге бирде.
Гадәти булмаган геройлар — Кощей, Емеля, Джесси Воробей һәм Кар королевасы Маруся һәм Кар бабайга әверелгән Мирофан белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Аларның максаты — Мирофанга кеше кыяфәтен кайтару.
Бу спектакль барлык тамашачылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ул могҗизаларга ышаныч, өмет һәм бәйрәм рухы бүләк итте.
Спектакльдән соң матур чыршы янында күңелле бәйрәм булды: дәртле биюләр, күңелле әйлән-бәйлән уйнаулар — балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп күңел ачтылыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев