Пәрәү авыл мәдәният йортында «Тормыш матур» бәйрәме
Октябрь башында бөтен ил буенча Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр.
Төрле почмакларда бәйрәм чаралары уза, бүләкләр тапшыралар, изге мизгелләрне искә алалар.

Өлкәннәр — безнең әти-әниләр, әби-бабайлар, лаеклы хезмәт юлы узган ветераннар. Алар — зирәклек, хезмәт сөючәнлек һәм ныклык үрнәге.

1октябрьдә Пәрәү авылы мәдәният йортында лаеклы ялга чыккан пенсионерлар җыелды. Алар авылда төрле өлкәләрдә хезмәт иткәннәр. Җирлек башлыгы Фәнил Фәрит улы кунакларны котлады, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Бәйрәм җыр һәм шигырьләрдән башланып, аралашып һәм истәлекләр белән уртаклашып чәй эчү белән дәвам итте. Атмосфера җылы һәм күңелле иде.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Авылларыбыз һәм гомумән дөнья өчен башкарган эшләрегез өчен рәхмәт сезгә. Сез лаеклы хезмәт иттегез, һәм без сезнең керткән өлешегезне югары бәялибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев