Орловка мәктәбе экологик стартка чыкты
Макулатура һәм пластик — чүп түгел, ә ресурс!
Җир көненә бер атна кала Орловка мәктәбе укучылары, тәрбия буенча киңәшче Алинә Мөхәммәтситдикова белән бергә, экологик акция башлап җибәрделәр: алар макулатура һәм ПЭТ-бөтөлкәләр җыйдылар.
Балалар өйләреннән иске газета-журналлар, картон тартмалар һәм чиста пластик бөтөлкәләр (PET 1 маркировкасы белән) алып килделәр. Мәктәптә чүпне аерым җыю өчен махсус контейнерлар куелды һәм алар тиз арада тулды.
Бер атна эчендә җыелды:
🔹 370 кг макулатура — бу кисүдән саклап калынган якынча биш агач дигән сүз;
🔹 120 кг пластик — чүплекләрдә калдыклар азрак, туфракта агулы матдәләр кимрәк булачак.
Укытучылар балалар белән кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр: ни өчен калдыкларны эшкәртү — бу мода гына түгел, ә заман таләбе. Актив укучылар үзләренең файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар.
— Элек мин иске дәфтәрләрне чүпкә ташлый идем. Хәзер аңладым: алардан яңаларын ясаячаклар, ә агачлар исән калачак, — дип сөйләде 4нче сыйныф укучысы Азамат.
Барыгызга да: балаларга, ата-аналарга, укытучыларга рәхмәт белдерәбез. Сез планета турында кайгыртуның кечкенә адымнардан башлануын һәм һәр килограммның мөһимлеген күрсәттегез.
Бу акция күркәм традициягә әверелсен.
Калдыкларны аерып җыегыз.
Икенчел чималны тапшырыгыз.
Сез адым ясагыз — планета сезгә «рәхмәт» әйтер.
Экология — ул сүз генә түгел. Бу — эш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев