Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Педагогик хезмәт ветераннары һәм Сокуры авылының мактаулы кешеләре белән очрашу узды

26 апрельдә Сокуры урта мәктәбендә педагоглар һәм Сокуры мәктәбе укучылары педагогик хезмәт ветераннары белән очраштылар.

Белешмә өчен:

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2023 ел Укытучы һәм Остаз елы дип игълан ителде.

Елның миссиясе педагогик хезмәткәрләр, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану.

Укытучы һәм Остаз елына планлаштырылган чаралар укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Сокуры урта мәктәбендә дә Сокуры авылының мактаулы кешеләрен каршы алдылар. Очрашу югары дәрәҗәдә, җылы һәм уңайлы шартларда узды. Ветераннар мәктәптәге хезмәт еллары турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кунаклар өчен вокаль, бию һәм шигъри номерлар белән бәйрәм концерты күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Сокуры мәктәбе Укытучы һәм Остаз елы педагогик хезмәт ветераннары