Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Район башлыгы Илдус Зарипов Яңа ел алдыннан Лаеш балалар йортында булды

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балалар йортына бару Илдус Зарипов гаиләсенең яхшы гадәтенә әйләнде. Узган елның соңгы көнендә Илдус Фатыйхович балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашты.

Кунакларны җылы каршы алдылар, аннары концерт программасын күрсәттеләр, аның турында район башлыгы сокланып сөйләде.

— Бик яхшы концерт! Ел саен сез безне гаҗәпләндерәсез. Монда сез үзегезне бәхетле хис итү өчен барлык шартлар да тудырыла, — дип билгеләп үтте Илдус Зарипов. — Педагогларыгыз сезне ярата, сезгә үз мәхәббәтләрен, йөрәкләрен бирә. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт. 
Илдус Фатыйхович балалар йортына буш кул белән килмәде. Һәр бала Яңа ел бүләге алды.

— Бүген хатыным белән Лаеш балалар йортында булдык. Яңа ел кәефе бүләк итү һәм күтәренке кәеф туплау безнең гаиләнең яхшы гадәтенә әверелде, — дип язган район башлыгы үзенең блогында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы яңа ел Лаеш балалар йорты