Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Шатлык яшьләре һәм гитара авазы: ЛТИТта дулкынландыргыч чыгарылыш кичәсе

Лаеш техник-икътисад техникумының актлар залы барлык теләүчеләрне сыйдырып бетерә ал мый диярлек иде: монда, үзенчәлекле бер дул кынлану атмосферасында, чыгарылыш студент лары, аларның бәхетле ата-аналары һәм укытучы — остазлары җыелды.

  Дипломнар тапшыру тантанасы укуга соңгы нокта гына түгел, ә зур, мөстәкыйль тормышка аяк басуның якты һәм хис кичерешләргә бай бусагасы булды. Бәйрәмне ЛТИТ директоры Мария Кузнецова ачып җибәрде. Залга мөрәҗәгать иткәндә ул дулкынлануын көчкә тыеп кала алды, һәм аның чын күңелдән чыккан сүзләре һәркемнең йөрәгендә аваз тапты: 
—Артта — тырыш хезмәт еллары. Бу вакыт эчендә сез үз һөнәрегезне табарга, ышанычлы дуслар тупларга һәм тор мыш кыйммәтләрен төгәл билгеләргә өлгердегез. Бүген, озак көтелгән дипломнарыгызны кулга алганда, исегездә тотыгыз: сез һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калачаксыз. Без сезнең һәркайсыгыз белән чын күңелдән горурланабыз. Әлеге кичәгә аерым бер әһәмиятне мөхтәрәм кунак — «АЭРОТЭК» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Доронинның катнашуы өстәде. Ул яңа гына белгечлек алган яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларга илһам һәм көч бирүче юнәлеш бирде:
— Техникум диварларында сез ныклы белем генә түгел, ә киләчәккә чын юллама да алдыгыз. Бу көннең истәлеген еллар аша саклап үткәрегез һәм туган уку йортыгызга һәрвакыт тик җиңүләр белән генә әйләнеп кайтыгыз.
Оештыручылар рәсми чараны чын сихри музыкаль даирәгә әйләндерә алдылар

. Дипломнар тапшыруның кырыс протоколын җанлы аккордлар бизәде: сәләтле студентлар Максим Дорофеев һәм Фаил Сибгатуллин электрогитараның күңел кылларын тибрәндерердәй тавышлары астында күңелләрне тетрәндерерлек композицияләр башкардылар, бу исә залдагы күпләрне яшерен генә күз яшьләрен сөртергә мәҗбүр итте. 

Тантананың аерым, тирән эчтәлекле мизгеле булып студент эскәмиясеннән турыдан-туры Россия Кораллы Көчләренә хезмәт итәргә китүче егетләрне хөрмәтләү торды. Аларның лаеклы дипломнары, залның көчле алкышлары астында, ата-аналарына тапшырылды — бу чын сакчылар тәрбияләгән өчен зур хөрмәт билгесе иде.

ЛТИТ диварларын калдырып киткәндә, чы гарылыш студентлары үзләре белән уку турында гы кадерле кәгазьләрне генә түгел, ә яшьлекнең иң гүзәл еллары турындагы бәяләп бетергесез хатирәләр алып киттеләр.
Бу чыгарылыш кичәсе зур ачышлар һәм чиксез мөмкинлекләр белән тулы яңа, гүзәл юл башының символы буларак күңелләрдә мәңгегә сакланыр.

Хәерле сәгатьтә, чыгарылыш студентлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шатлык яшьләре һәм гитара авазы: ЛТИТта дулкынландыргыч чыгарылыш кичәсе