Сокурыда тиздән ике балалар бакчасы төзелә башлаячак
Сокуры авыл җирлегендә балалар бакчасы төзү мәсьәләсе күптән кискен тора иде: халык саны тиз арта, ә бакчаларда урыннар җитми. Җирлек халкының үтенечләрен исәпкә алып, берьюлы ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзергә карар ителде.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Башкарма комитет хезмәткәрләре белән Сокурыга эшлекле сәфәр кылды. Тиздән биредә һәрберсе 120 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелә башлаячак.

Яңа Сокуры районындагы бакча инвестор исәбенә төзеләчәк. Төзелеш тәмамлангач, объект муниципаль милеккә тапшырылачак.
Иске Сокуры районындагы икенче бакча республиканың социаль инфраструктураны яклау программалары кысаларында калкып чыгачак.

Тиздән ата-аналарның балаларын бакчага урнаштыру мөмкинлеге туачак, бу исә аларга үзләренең хезмәт эшчәнлеген ышанычлырак планлаштырырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев