Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

«Созвездия-Йолдызлык» хәрәкәте лауреатлары һәм җиңүчеләреннән хәрби -диңгез флоты көненә багышланган концерт

Севастопольдә «Созвездие-Йолдызлык» талантлы яшьләр хәрәкәте оештырган хәрби-диңгез флоты көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Офицерлар йорты сәхнәсендә фестивальнең лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясады, тамашачыларга 25 музыкаль номер тәкъдим ителде. Яшь артистлар белән бергә тамашачыларга үз әсәрләрен Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артистлары Айдар Сөләйманов, Владимир Шнитко, Илгиз Зәкиев, Игнат Изотов, шулай ук ГИТИС һәм Никита академиясен тәмамлаган Анастасия Артемьева башкарды.
ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков үзенең сәламләү сүзендә Россия хәрби-диңгез флотының дәүләт иминлеген тәэмин итүгә һәм аның көчен дөнья мәйданында күрсәтүгә керткән өлешен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, диңгезчеләрнең профессиональлеге, чыдамлыгы һәм батырлыгы яшьләрне Ватанга хезмәт итәргә рухландырып, үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Яшь артистларның хәрби-патриотик тәрбиядә катнашуының әһәмияте, Ватанга фидакарь хезмәт итү һәм бурычларына тугрылык үрнәге аеруча билгеләп үтелде.
Концерт Севастопольдә хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең инде егерменче чыгышы булды. Артистлар берничә патриотик номер башкардылар, алар арасында «Песенка фронтового шофера», «Моя семья — Родина» биюе һәм башкалар. Залда курсантлар һәм шәһәр халкы бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Созвездия-Йолдызлык» хәрәкәте лауреатлары һәм җиңүчеләреннән хәрби -диңгез флоты көненә багышланган концерт