Столбище кадетларының дүртенче җиңүе
Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбенең тугызынчы сыйныф кадетлары педагоглар җитәкчелегендә «Смотр строя и песни. Марш Победителей!» XIX ачык Мәскәү конкурсында дүртенче тапкыр җиңделәр.
Чара Мәскәү янындагы контрһөҗүмнең 84 еллыгына һәм Александр Невскийны искә алу көненә багышланган иде. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән ун команда катнашты. Столбище кадетлары, Татарстанны һәм Лаеш районын лаеклы тәкъдим итеп, сафка әзерлек һәм патриотик җырлар башкаруның югары дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Бу җиңүләр тарихи хәтерне саклау, патриотизм тәрбияләү һәм ил өчен горурлык формалаштыру өчен мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев