«Стрела-Ак Барс» — «Динамо»: илнең төп регби финалы Мәскәүдә узачак
яңалыклар

«Стрела-Ак Барс» — «Динамо»: илнең төп регби финалы Мәскәүдә узачак

Якшәмбе, 18 октябрьдә, Мәскәүнең «Москвич» стадионында регби буенча Россия чемпионатының финал матчы узачак. Анда башкаладагы «Динамо» һәм Казанның «Стрела-Ак Барс» командалары очрашачак. Уен 12:30да башлана. Матчны «Матч Страна» телеканалында туры эфирда карап булачак. Трансляция 12:25тә башлана.

    Финалга чыккан ике команда да ярымфиналны киеренке көрәштә узды. «Стрела-Ак Барс» ике матч нәтиҗәсе буенча Красноярскиның «Енисей-СТМ» командасыннан көчлерәк булып чыкты. Мәскәүнең «Динамо»сы ярымфинал сериясендә Красноярскиның тагын бер вәкиле — «Красный Яр» клубын җиңде.

Алдагы финал узган елгы очрашуның кабатлануы булачак. Ул чакта казанлылар динамочыларны җиңеп, алтын медальләр яулады.


«Стрела-Ак Барс» — «Динамо»: илнең төп регби финалы Мәскәүдә узачак

Нет комментариев