Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Тәртип сакчылары «Тормыш юлы» — юлларыбызда тәртип сагында торучыларның хезмәтен әнә шулай дип атарга була

1936 елда, моннан 90 ел элек, Дәүләт автоинспекциясе (ГАИ) оештырыла. Шул вакыттан бирле ул миллионлаган машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы белән тыгыз бәйләнгән.

Стражи порядка: 90 лет ГАИ

 Лаеш районы да — искәрмә түгел. Биредә автоинспекторлар кагыйдәләрнең үтәлешен генә күзәтеп калмыйча, профессиональлек, принципиальлек һәм кешеләргә карата кайгыртучанлык үрнәге дә булып торалар. Аларның хезмәте — батырлык, түземлек, кыюлык һәм кешеле клелек таләп итә.

Лаеш районы ГАИ тарихы — ул дистә еллар дәвамында фидакарь хезмәттән үрелгән җанлы елъязма.1960—1970 ел ларда биредә дәүләт автоин спекторы Николай Романов һәм юл күзәтчелеге инспекторы Александр Карсалов кебек легендар шәхесләр хезмәт иткән.

Аларның үрнәген ГАИ началь никлары Владимир Щеголев, Марат Низамов, Сергей Устюжин, Юрий Лаврентьев, Ил дар Вәлиуллин һәм башкалар дәвам итте — бу кешеләр өчен хезмәт намус эше иде. Бүгенге көндә бүлекне, элгәреләрнең традицияләрен дәвам итеп, Раил Исламов җитәкли. Лаеш районы ГАИсы белән бик күп лаеклы исемнәр бәйле.

Намуслылыгы һәм принципи альлеге өчен машина йөртүчеләр бүген дә хөрмәт белән искә ала торган ДПС инспекторлары, ветераннар Сәгыйть Шәйхетдинов һәм Владимир Филатов моңа ачык мисал булып тора.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор Мөдәрис Газизуллин да ГАИдагы хезмәтенә күп елларын багышлаган. Ул 2013 елда Казандагы Универсиадага әзерлеккә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән хезмәткәрләрнең берсе.

Бүгенге көндә ГАИда админи стратив законнарны үтәү буенча инспектор Кристина Леонтьева, өлкән ДПС инспек торлары Рәдиф Закиров һәм Алексей Басов, ДПС инспекторлары Ринат Дәүләтшин, Айдар Вилданов, Фәнзил Иблеев һәм Алексей Алексеев хезмәт итә.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор Ләйсәнә Шәфигулина ГАИга ча гыштырмача күптән түгел генә килсә дә, үзен тиз арада инициативалы һәм эш өчен җан атучы хезмәткәр итеп күрсәтте. «Юл хәрәкәте кур кынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең (ГБУ «БДД») әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина һәм ин спектор-белгеч Алена Потапо ва да биредә озак еллар эшли. Аларның һәрберсе — үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бәйләүче чылбырның мөһим буыны.

Лаеш районы һәр көнне башкаларның иминлеге өчен куркыныч астына басучылар белән горурлана. Юлларыгыз һәрчак имин булсын, ә тәртип сагында торучылар үсеп килүче буын өчен һәрвакыт үрнәк булып калсын. Туган көнең белән, ГАИ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәртип сакчылары «Тормыш юлы» — юлларыбызда тәртип сагында торучыларның хезмәтен әнә шулай дип атарга була