Татар Сараланы мәдәният йортында узган очрашу
Татар Сараланы җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗмиев җирле үзидарә органнарының узган елдагы эшенә йомгак ясады.
Мөхтәрәм кунакларны традицион кунакчыллык — җырлар, гармун һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Төрле буын артистлары Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган мәдәни программа тәкъдим иттеләр.

Җирлектә төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Рус Сараланына керү урынында контейнер мәйданчыкларына биш тимер-бетон терәк урнаштырылган. Урамнарга 18 яктырткыч куелган. Татар Сараланы авылында Тукай урамындагы су башнясына автоматика урнаштырганнар. Татар Сараланы авылында Куйбышев урамында 1 км асфальт юл салынган. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл ремонтланган.

Авыл җирлеге территориясендә даими рәвештә үлән чаптырыла. Ведомство буйсынуындагы учреждениеләр көче белән чүп мәйданчыклары тирәсендәге территория җыештырыла. Кышын урамнар даими рәвештә кардан чистартыла. Ел саен подъезд юлында һәм Үзәк урамда чокырлар ремонтлана. Язын өмәләр үткәрелә. Җәй һәм көз көннәрендә чүп мәйданчыклары, клуб һәм авыл советы биналары тирәсендәге территорияләрне һәм зиратны җыештыру даими алып барыла.

Татар Сараланы авыл җирлеге хезмәткәрләре «Россия суы» су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында Моховое күле ярларын чистарту өмәсендә катнашканнар.

Зөфәр Гыйльфан улы чүп җыю мәйданчыкларының стандартларга туры килмәвен әйтте. Җирлек башлыгы район җитәкчелегеннән заманча контейнер мәйданчыклары төзүдә ярдәм итүләрен сорады. Җирле халыкның тагын бер үтенече — Рус Сараланында су алу урыны төзү. Моннан тыш, 2026 елда юлларны ремонтлау, яктырткычлар кую һәм алыштыру эшләре дәвам итәчәк.

Иң күңелле мизгел — авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү булды. Лаеш районы Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән мәдәният йорты мөдире Тәнзилә Нуруллинага гармун тапшырды. Хәзер авыл бәйрәмнәре яңа музыка коралы астында тагын да күңеллерәк һәм дәртлерәк узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев