Татар Саралында Сабантуй: күңелле ярышлардан алып чемпионнар триумфына кадәр
Татар Саралында 2026 елның 13 июнендә, зур масштаблы чара — милли бәйрәмебез Сабантуй узды.
Фото һәм видео авторы — Денис Суханов. Видео монтажы — Айгөл Галләмова.
Бәйрәмгә килгән кунаклар һәм спонсорлар Татар Сараланы халкы белән бергә концерт программасын зур канәгатьлек белән тамаша кылдылар, күңелле спорт ярышларында катнаштылар. Ат чабышларында исә аеруча дәртләнеп җанатарлык иттеләр.
Лаеш районы Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуын аерып билгеләп үтте.
Сабантуй батыры булып Динар Кәримуллин калды.
Искәртеп узабыз, Динар — халыкара сыйныфлы спорт мастеры. 2020 елның декабрендә ул Россия чемпионы титулын яулаган иде. 2024 елның сентябрендә Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында Динар Кәримуллин, финалда Казакъстан һәм Кыргызстан вәкилләренә юл биреп, өченче урынны алды.
Аның шәкерте Илфат Миннегалиев исә 2025 елда билбаулы көрәш буенча чемпион һәм Дөнья кубогы иясе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев