Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстан авыл хуҗалыгы җирләрендә законсыз чүплекләрне бетерү буенча лидер

2023 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә законсыз чүплекләрне бетерү буенча беренче урынны алды.

Россельхозүзәк мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә төбәктә 163 чүплек бетерелгән.

Россиядә барлыгы 1 мең гектардан артык мәйданлы 1 945 калдыклар җыю урыны ачыкланган. 1 125ен бетерү мөмкин булды.

«Аларның күпчелеге инспекторлар тарафыннан ачыклана, һәм җирдән файдаланучыларга чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтүләр игълан ителә. Проблема игътибарга алынмаса, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла», — дип ассызыкладылар ведомствода.

432 чүпләнгән территория җирле үзидарә органнары җирләрендә урнашкан. Аларның 264е юк ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы чүплек авыл хужалыгы