Марафонны “Другое Дело” платформасы үткәрә.
Татарстан укучылары “Другое Дело” платформасы үткәргән 10 көнлек “Марафон Первых”та катнашып, җәйге лагерьга бару мөмкинлеген ота алачак. Проект 5 апрельгә кадәр дәвам итә.
Монда Татарстанда күптән оешкан “Беренчеләр хәрәкәте” клублары гына түгел, ә команда җыя алган, барлык теләүче катнаша ала. Көн саен яңа биремнәр биреләчәк, аларны үтәгән өчен “Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектлары линиясенә кергән “Другое Дело” сервисында баллар исәпләнәчәк.
Иң күп балл җыйган сигез команда “Беренчеләр хәрәкәте”ннән уникаль мерч алачак, ә беренче өч урынны яулаучылар Татарстандагы җәйге лагерьга барачак.
Нет комментариев